?

Log in

No account? Create an account

Мәкальләр
smile#0236
timming
Алпарына күрә толпары.
Беләге бар берне егар, белеме бар меңне егар.
Бер рәхмәт мең бәләдән коткара.
Бер тарыдан ботка пешми.
Егет булса мут булсын, ике күзе ут булсын.
Егет сүзе бер булыр.
Елыйсы килгән бала атасының сакалы белән уйный.
Йөргән таш шомара, тик яткан таш мүкләнә.
Кыскалыкта - осталык.
Көчек булсаң да кечек булма.
Көчең барда эшлә, тешең барда тешлә.
Күп сүз - юк сүз.
Сәбәпсез яфрак та селкенми.
Чыкмаган җанда өмет бар.
Эт тапса - аеры ашар, егет тапса - бергә ашар.
Эшчән әмәлен табар, ялкау сәбәбен табар.
Үзеңнеке - үзәктә.
Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.

(калганын монда карарга була - http://tatar.moy.su/index/0-79)
Tags:

6 000
smile#0236
timming
Википедиядәге мәкаләләр саны 6000 узды. Шулай итеп, 4000нән 5000гә ярты елда барсак, 5000нән 6000гә 3.5 айда барып җиттек.

Ун меңгә аз кала)
Tags:

Тел я үсә, я үлә.
smile#0236
timming
Тел я үсә, я үлә.

Бу принцип һәр тел өчен дә дөрес. Без телебезне югалтырга теләмибез икән, аны үстерергә тиешбез. Шул ук дәрәҗәдә калдырырга бер дә ярамый. Тел үсәргә, яңа сүзләр белән тулыландырылырга тиеш.

Моның өчен википедиядә нәрсәләр эшләп була? Беренче чиратта санак (компьютер) тематикасына кубрәк мәкалә язарга. Шулай ук төгәл фәннәр белән бәйле темаларга да яңа мәкаләләр язылырга тиеш.

Бу тармакларда терминология әле бик зәгыйфь, аны уйлап чыгарырга кирәк.

Яңалыклар
smile#0236
timming
Соңгы арада викидә түбәндәге чаралар башкарылды.

Исем аланнары

"Портал:" исем аланы ачылды. Бу порталның асбитләрен кулланырга мөмкинчелек бирә һәм гомүмән порталлар белән эшне җиңеләйтә. Инфраструктураны вакыт тәлапларына җиткерергә тырышабыз, әмма язучылар саны шулай да әле бик аз. Бүгенге көнгә актив порталлар:

Биология
География
Диннәр
Ислам
Мәдәният
Кино
Татарстан
Җәмгыять

"Wikipedia:" исем аланы урынына "Википедия:", "ВП:" исем аланнары урынына кулланыла. Бу чара битләр исемнәрендә кушма эчтәлек булмасын дип эшләнде. Ягъни хәзер бит "Wikipedia:Бәхәслек" дип түгел, ә "Википедия:Бәхәслек" дип аталачак. "ВП" кыскартмасы исә сылтамалар өчен кулланыла, сылтама өчен уңайлырак булсын өчен "ВП:Бәхәслек" итеп язып була.

Шулай ук хәзерге вакытта википедиянең исемен "Wikipedia"дән, "Википедия - ирекле энциклопедия"гә үзгәртү турында тавыш бирү бара.

Актив булмаган идарәче һәм роботларның хокукларын алу

Кайбер актив булмаган кулланучыларны аерым статусларыннан азат итү дә башланды. Кеше бик озак вакыт идарәчелек эшләү түгел, ә викинең үзенә дә керми икән, аны ни өчен идарәче булып тотарга? Аның урынына актив кешене идарәче итеп ясасак, викинең үсеше өчен файдасы күбрәк булыр. Бүгенге көндә 2 идарәче һәм 12 робот статусларыннан азат ителделәр.

Викидә 5000 мәкалә
smile#0236
timming
Шулай итеп, июньнән декабрьгә хәтле мәкаләләр буенча вики 25%ка үсте. Һәм болары чын мәкаләләр, сыйфатлары әллә ни булмаса да, алар ел шаблоннарыннан яхшырак.

Бер иптәшем бу вакыйга уңаеннан "мин татарча сөйләшәм" логотибы нигезендә "мин татарча язам" логосын ясады.

Tags:

"Татнет йолдызларында" Википедия беренче урын алды
smile#0236
timming


Шулай итеп, официаль рәвештә дә танылдык инде. Бәлки хәзер проектта авторлар саны да артыр.
Tags:

ярты еллык хисап
smile#0236
timming

Соңгы ярты елда (май – октябрь) татар википедиясендә әлеге эшләр эшләнде:

  1. Википедия тулысынча кириллик язуга күчте. Бу башбиткә, интерфейска, гомүмән, мәкаләләргә кагыла. Мәкаләләрнең 99%ты кириллик язуда языла. Шулай ук барлык автоматик рәвештә куела торган язулар (мәсәлән, даталар) да хәзер кирил язуында. Болар – килешү буенча (by default), теләгән кеше исә үз көйләүләренә кереп интерфейсны латин язуга күчерә ала.
  2. Интерфейсны инглиз һәм урыс теленнән тәрҗемә эше актив рәвештә бара. Иң еш очрый торган 500 сүзтезмә тәрҗемә ителеп бетте дип санап була. Болар translatewiki.net порталында эшләнә.
  3. Санак белән бәйле уртак терминологияне эшләп чыгарыр өчен сүзлек эшләнә. Microsoft’ның сүзлеге дә зур ярдәм булып тора.
  4. Кирил-латин конвертор эшләнә. Хәзерге вакытта гомуми кагыйдәләр әзер кебек, кагыйдәдән тыш булган сүзләр җыентыгы өстендә эш бара.
  5. Мәкаләләр саны 3800дән 4600гә артты (+800). Чагыштырма үсеше буенча (аена 5%) татар википедиясе 250 викидән 13нче
    урында бара.
  6. Актив катнашучылар 3тән 10га артты.
  7. Бик актив катнашучылар саны (>100 үзгәртү) 0дән 4кә артты.
  8. 4 актив эшли торган портал бар.
  9. 400 өлге (template) эшләнде.
  10. Башка статистика:

апрель октябрь аерма %
Барлык катнашучылар саны 35 46 11 31
Көненә
яңа мәкаләләр саны
3 7 4 133
Бер айда
үзгәртүләр саны
173 2971242
Сүзләр саны 38552439 36

Дуслар, сез дә бу эштә катнаша аласыз. Татар телен торгызуда сезнең өлешегез дә булсын.

PS. Рубинның икенче чемпионлыгы белән тәбрик итәм.

Tags:

Татарча санак терминнары сүзлеге
smile#0236
timming
Алдагы постларымның берсендә татарча санак (компьютер) терминнары сүзлеге турында сораган идем. Андый сүзлек бар икән. 

Барлыкка килүендә Microsoft катнашкан. Аңлаганымча, Windows XP'ны татарчага тәрҗемә итү вакытында бу сүзлекне кулланганнар. Анда 2193 сүз һәм сүзтезмәнең тәрҗемәсе җыелган. Бу, әлбәттә, интерфейс тәрҗемәчеләренә бик зур ярдәм булыр.

Сүзлекне монда алып була.

Яңа татар клавиатура
smile#0236
timming
Бүген Windows XP’га керә торган татар раскладкасының берничә кимчелеге бар:
1. Бу раскладканы куйгач кайбер татар телендә сирәк очрый торган хәрефләрне язып булмый. Мәсәлән, «ь» хәрефе урынында “җ” хәрефе тора. Ягъни “көньяк”, “яшь”, “табигать” сүзләрен язар өчен кире урыс раскладкасына күчергә туры килә.

2. Инглиз һәм урыс раскладкаларына тагын бер лайаут (инглизчә “layout” – “раскладка”, бу сүз миңа күбрәк ошый) өстәлә. Болай да күп кеше буталып урыс сүзләрен инглиз хәрефләре белән язып интегә. Татар лайаутын өстисең икән, бу хаталар саны икеләтә арта, дигән сүз.

3. Яңалиф лайауты табигатьтә гел юк. Латинча язырга теләгәннәр я әзәри, я төрек лайаутларын кулланырга мәҗбүр булалар.

Биредә саналган кимчелекләрнең барысын да юк иткән Александр Горяинов уйлап чыгарган гениаль чишелешне тәкъдим итәм. Татар хәрефләре, ягъни “ә”, “ө”, “ү”, “җ”, “ң”, “һ” уң яктагы Alt төймәсе белән бергә басылган “а”, “о”, “у”, “ж”, “н”, “х” хәрефләреннән килеп чыга.
Мәсәлән: уң Alt + ж = җ

Яңалиф хәрефләре шундый ук рәвештә инглиз лайаутыннан ясала.

Бу идеяны Александр Microsoft Keyboard Layout Creator программасы ярдәмендә тормышка да ашырган.

Аларны сез менә бу сылтамалардан узып ала аласыз:

Кириллик

1. Tatar RU.rar файлын алыгыз.
2. Архивны ачып “setup.exe” файлын эшләтегез.
3. Аннары экранның аскы уң почмактагы тел күрсәтелә торган зәнгәр шакмакка тычканның уң төймәсе белән басып “Настройки” (“Settings”) пунктын сайлагыз.
4. “Русский” (“Russian”) пунктын сайлап, уң яктагы “Добавить” (“Add”) төймәсенә басыгыз.
5. Ачылган тәрәзәдә "Раскладка клавиатуры или метод ввода (IME)" (“Keyboard layout/IME”) исемлегеннән “Tatar RU” пунктын сайлагыз.
6. “ОК” төймәсенә басыгыз.
7. Шуннан соң беренче ачылган тәрәзәдә “Русский” (“Russian”) пунктында “Клавиатура” (“Keyboard”) аспунктында Tatar RU язмасы барлыкка килә. Аны калдырып, шул ук “Клавиатура” да (“Keyboard”) булган иске Russian язмасын бетерергә кирәк. Моның өчен аны сайлап уң яктагы “Удалить” (“Remove”) төймәсенә басыгыз.

Латин

1. Берничә лайаут бар, теләгәнне сайлап алыгыз: 2. Архивны ачып “setup.exe” файлын эшләтегез.
3. Аннары экранның аскы уң почмактагы тел күрсәтелә торган зәнгәр шакмакка тычканның уң төймәсе белән басып “Настройки” (“Settings”) пунктын сайлагыз.
4. “English (US)” пунктын сайлап уң яктагы “Добавить” (“Add”) төймәсенә басыгыз.
5. Ачылган тәрәзәдә "Раскладка клавиатуры или метод ввода (IME)" (“Keyboard layout/IME”) исемлегеннән Tatar EN пунктын сайлагыз.
6. “ОК” төймәсенә басыгыз.
7. Шуннан соң беренче ачылган тәрәзәдә English (US) пунктында “Клавиатура” (“Keyboard”) аспунктында “Tatar EN” язмасы барлыкка килә. Аны калдырып, шул ук “Клавиатура”да (“Keyboard”) булган иске “US” язмасын бетерергә кирәк. Моның өчен аны сайлап уң яктагы “Удалить” (“Remove”) төймәсенә басыгыз.

Булды, шатланып кулланыгыз. Сорауларыгызга мин һәрвакыт җавап бирергә әзер.

тагын берничә фикер
smile#0236
timming
#1 Татар конентын ясау – телебезне саклап калуда бердәнбер чара. Милләтен, телен кайгырган һәр татар бу эштә катнашырга тиеш.

Татар википедиясе хәзер яңа сулыш алды. Яңа админнар әкрен-әкрен кириллицага кайтуны тәмамлыйлар. Әйе, без латин әлифбасын теләгән идек. Әмма бүгенге көндә яңа язу кертер өчен нык, саф татар теле кирәк. Татар теле аралашу өчен һич кулланмый диярлек. Шуңа күрә күпчелек татарлар өйрәнгән кирилл әлифбасын кулланудан туктап булмый. Туктасак, телне әле онытмаган кешеләр дә аркаларын күрсәтер.

Бу бер экономик канунга охшаган кагыйдә дип әйтеп була. Бүгенге көндә татар теленең акцияләре очсыз. Әмма без аны ныгытсак, телнең “бәясе” дә күтәрелер. Ә телне ныгыту – ул телдә сөйләшү, һәм – иң мөһиме – язудыр. Инде акцияләр кыйммәтләнгәч, яңа стандартларга күчә аласың – базар сиңа карый. Ә аныңчы яңа кагыйдәләр кертү бары тик бернигә дә карамастан сиңа лояль калган кулланучыларны да вазкичерә.

#2 Баягы язуларымда татар контентын ясауда өч юлны карап чыккан идек: блог, вики һәм видеохостинг. Боларның иң җиңеле – әлбәттә, википедия. Википедиягә бер сүз өстәсәң дә, эштә катнашкан буласың. Блогны алып барыр өчен күбрәк көч кирәк – фикереңне берничә җөмләгә әйләндерергә кирәк. Ә инде видео өчен махсус инструментлар кирәк, әмма алар да һәрвакыт кул астында.
Моңа өстәп сайт ясауны, әдәби әсәр (шигырь, хикәя, мәкалә) язуны санап чыгарга була.

#3 Санак (компьютер) белән бәйле тармакларда татар терминологиясе гел юк. Тычкан да санак – менә мин белгән ике татар сүзе. Сез белгән берәр техник татарча сүзлек булса, сылтамасын бирегез әле, зинһар.

Шулай итеп, башта булган берничә фикерне язып куйдым бугай. Яңа очрашуларга кадәр =)

PS. Беләм, язуым бик зәгыйф. Гафу итегез инде. Әмма мин өйрәнергә тырышам, һәм күпчелек кешедән аермалы буларак татар контентын ясыйм. ;-)
Tags: