?

Log in

No account? Create an account

Previous Entry Share Next Entry
Тел 2.0
smile#0236
timming
Менә бу әнгәмәнең дәвамы буларак языла башлаган мәкалә.

Татар теле кухня теленә әйләнде дидек. Ягъни язу теле түгел, сөйләм өчен генә яраклы телгә әверелде. Димәк, аның үсешен (яки сакланып калуын) телибез икән, татарча сөйләшергә генә түгел, язырга да кирәк. Кайда язырга? Мәсәлән, интернетта.

Фикер шундый – татар контентын кубәйтик.

• Контент /content/ дип интернетта булган барлык информацияне атыйлар.
• Web 2.0 – интернет тарихында яңа чор. Web 2.0’дә контентны аерым профессионаллар гына түгел, ә барлык теләгән кеше ясый ала.
• Краудсорсинг /crowdsourcing/ – бер проект остендә күп кенә гади, профессионал булмаган кеше эшли торган технология.

Web 2.0 һәм краудсорсинг принциплары нигезендә vkontakte, youtube, livejournal, wikipedia һәм башка танылган интернет сайтлары эшли.

Бу принциплар ярдәмендә татарлар телләрен саклап кала алырлар микән?

Блог
Язма контентны ясар өчен иң уңайлы инструмент. Блогта һәркем үзе ни теләсә, шуны яза. Хәзерге вакытта телебез шундый мескенлеккә калган – һәрберебез берничә татарча сүз язса да, аңа күп файда китерер. Булсын ул бозык грамматикалы, ярлы сүзле, буш темага язылган берничә юл – ул да татар теле чишмәсендә берничә тамчы булыр. Диалектика өйрәткәнчә, вакыт үткәч күләм сыйфатка күчәр.

Вики
Википедия – ул кешелекнең белем базасы. Анда язган кешеләр – яңа гасыр мәгърифәтчеләре, белем яктылыгын таратучылар. Татар википедиясендә хәзерге вакытта 10000нән артык мәкалә җыелган. Википедия яңа терминнар кертү өчен уңайлы бер инструмент. Фәнни статья язганда теләр-теләмәс телебезнең термин ярлылыгына терәләсең. Шунда инде яңа термин уйлап чыгарырга туры килә.

Видео
Күп кенә кесә телефоннарында видеокамера бар. Шуның белән төрле кызыклы вакыйгаларны төшерергә яратканнар да шактый. Видео төшергәндә татарча сөйләшеп, аннары инде аны видео саклый торган сайтка куйсаң – татар видеоконтентын ясаган буласын.

Менә шулай. Сез болар турыда нәрсә уйлыйсыз? Бу фикерләр тормышка ашырырлыкмы? Башка фикерләр бармы?

  • 1
>> Википедия яңа терминнар кертү өчен уңайлы бер инструмент
Юк шул.
Китапларда, гәзитләрдә сүзе булмаса - Википедиәгә кертәргә ярамый, ОРИСС...

Анысы шулай да, әмма, мәсәлән, менә бу темага http://tt.wikipedia.org/wiki/Linux берәр татарча язу булса, бик шатланыр идем.

Википедиядән тыш дип әйтергә теләгән идем

  • 1