?

Log in

No account? Create an account

Previous Entry Share Next Entry
татар википедиясе
smile#0236
timming
Менә инде өч атна диярлек татар википелиясендә мәкаләләр язам. Аерылганны аю ашар, буленгәнне бүре ашар дигән мәкальнең дөреслеге тагын бер кат расланды.

Бер ел элек, беренче тапкыр википедиянең татар өлешенә кергәч, куркып китә яздым: нокталы, койрыклы, сызыкчалы хәреф боткасы. Өстәвенә татар теленең төрле диалектларында язылган текстлар. Мин бала чактан өйрәнгән “стандарт” Казан әдәби теленә бер дә охшамаган сүзләр. Яңалиф, заманалиф, төрек әлифбалары кушылган язулар. Бер сүзнең әллә ничә төрле язылышы кирәкле мәкалә эзләүне булдыралмас эшкә әйләндерә.

Википедия бит нәрсәсе белән дан казанды? Һәрбер кеше узе теләгән мәкаләне үзгәртә ала. Ә минем өчен, мәсәлән, мондый стильдә язу бик кыен. Минем өчен генә түгел икән. Кергән халыкның язуларын укысаң, алар да шундый фикердә. Башбитне Başbet дип атаган беренче кеше кем булган? Анысын википедяга кереп бераз араштырып карасагыз, үзегез да таба аласыз. Иң кызыгы шунда: былтыр ул кеше татар википедиясе аның эксперименты гына булганын игълан итеп, экспериментның тәмамлануын белдергән, ягъни глобаль википедиянең администраторларыннан татар бүлегенең ябылуын сораган. Тарас Бульбаның “мин сине тудырдым, мин сине үтерәм” дигәнен хәтерләтә. Әлбәттә, википедияне япмадылар, чөнки ул бер генә кешенең теләге белән эшләнә торган эш түгел.

Нигә ябырга ниятләгән соң ул “татар википедиясе авторы”? Сәбәбе шунда: татар википедиясендә хәзерге вакытта 3 800 мәкалә җыелган, аларның 3 000нән артыгы – робот тарафыннан автоматик рәвештә ясалган еллар мәкаләләре. Мәсәлән “1923 ел – дүшәмбе көненнән башланган ел, 20нче гасырга керә“, “1717 ел – сишәмбе көненнән башланган ел, 18нче гасырга керә“, һәм тагын 3 000 нәкъ шундый игезәк битләр. Чын мәкаләләр бик әз. Бу хәл гаҗәеп түгел: мондый хәреф боткасы белән язу бер дә җиңел түгел. Үземне әйтсәм, язулар өстәргә шикләндем беренче керүдә.

Бик күп критика әйттем бугай инде, әмма шуны онытмаска кирәк: бу кеше һәм ярдәмчеләре бик зур эш башкарганнар, википедиянең татар булеген оештырып, аны тәрҗемә итеп, күп кенә җайланмалар ясаганнар.

Хәзер инде сүз шунда: алар ясаганны җимермичә, бернинди кириллица революциясе оештырмыйча, әкрен генә татар кешесе соңгы җитмеш ел язган кирилл хәрефләре белән мәкаләләр язу, татар контентын зурайту. Татар википедиясе кирилл әлифбасына күчә башлады инде. Теләгәннәр яңалифта язсыннар, тик минем фикеремчә кирилл язуын кулланучылар күбрәк булыр.

Ин мөһиме – бер беребезгә комачауламау, ярдәм итү, булганны җимермәү.

Тиздән 4000 мәкалә булыр дип ышанып калам =)

(татар википедиясе: http://tt.wikipedia.org/wiki/Башбит)
Tags:

  • 1
Уф! Бу озын хикәя tt-wiki турында.
Al Beri һәм Şamil Biktaş исемле егетләр аны борын-борын заманда заманалифта ачканнар. Шулай үк аны Флоридалылар инкубатордан чыгарганнар.
Ә былтыр аны төрекләштереп кылана башлаганнар. Шуның өчен чак яба куймадылар Википедиәне.
Хәзер ул кирил язуга күчергә мөмкин, әммә кайбер куркыныч сүзләр тазатмыйча калды. :)

Ак юл, интервики турында онытма. Мин дә анда rad8 булып катнашам әз-мәз.

Бик әкрен бара шул. Мин нәрсәгә шаккатам: татарлар - Рәсәйдә сан буенча икенче урында торган халык, әмма википедиягә карасаң, дөньяда татар кешесе гел калмаган сыман.

http://forum.tatar.info/index.php?showtopic=2249&view=findpost&p=53832

монда tt-wiki былтыргы ыгы-зыгы турында.

Ә татар теле турында үзең бин башта язгансың
:(

  • 1