?

Log in

No account? Create an account

Previous Entry Share Next Entry
тагын берничә фикер
smile#0236
timming
#1 Татар конентын ясау – телебезне саклап калуда бердәнбер чара. Милләтен, телен кайгырган һәр татар бу эштә катнашырга тиеш.

Татар википедиясе хәзер яңа сулыш алды. Яңа админнар әкрен-әкрен кириллицага кайтуны тәмамлыйлар. Әйе, без латин әлифбасын теләгән идек. Әмма бүгенге көндә яңа язу кертер өчен нык, саф татар теле кирәк. Татар теле аралашу өчен һич кулланмый диярлек. Шуңа күрә күпчелек татарлар өйрәнгән кирилл әлифбасын кулланудан туктап булмый. Туктасак, телне әле онытмаган кешеләр дә аркаларын күрсәтер.

Бу бер экономик канунга охшаган кагыйдә дип әйтеп була. Бүгенге көндә татар теленең акцияләре очсыз. Әмма без аны ныгытсак, телнең “бәясе” дә күтәрелер. Ә телне ныгыту – ул телдә сөйләшү, һәм – иң мөһиме – язудыр. Инде акцияләр кыйммәтләнгәч, яңа стандартларга күчә аласың – базар сиңа карый. Ә аныңчы яңа кагыйдәләр кертү бары тик бернигә дә карамастан сиңа лояль калган кулланучыларны да вазкичерә.

#2 Баягы язуларымда татар контентын ясауда өч юлны карап чыккан идек: блог, вики һәм видеохостинг. Боларның иң җиңеле – әлбәттә, википедия. Википедиягә бер сүз өстәсәң дә, эштә катнашкан буласың. Блогны алып барыр өчен күбрәк көч кирәк – фикереңне берничә җөмләгә әйләндерергә кирәк. Ә инде видео өчен махсус инструментлар кирәк, әмма алар да һәрвакыт кул астында.
Моңа өстәп сайт ясауны, әдәби әсәр (шигырь, хикәя, мәкалә) язуны санап чыгарга була.

#3 Санак (компьютер) белән бәйле тармакларда татар терминологиясе гел юк. Тычкан да санак – менә мин белгән ике татар сүзе. Сез белгән берәр техник татарча сүзлек булса, сылтамасын бирегез әле, зинһар.

Шулай итеп, башта булган берничә фикерне язып куйдым бугай. Яңа очрашуларга кадәр =)

PS. Беләм, язуым бик зәгыйф. Гафу итегез инде. Әмма мин өйрәнергә тырышам, һәм күпчелек кешедән аермалы буларак татар контентын ясыйм. ;-)
Tags: